MENU
Төп » Язмалар » Минем яңалыкларым

Алда-бүләкләү тантанасы

Хат

Оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллиннан шушындый хәбәр килеп иреште:

...Хөрмәтле кулланучылар, татар сайтлары авторлары!

Сезгә VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелү датасын хәбәр итәбез. Тантана 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.

Тантанага бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган еллардагы җиңүчеләрне, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчыларны чакырабыз!

Бәйгенең финалына чыккан мәктәп укытучылары һәм укучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәсми чакыру хаты якын көннәрдә барып ирешер, дип ышанып калабыз...

PS.Финалистлар исемлегендә мин дә бар. Быелгы бәйгедә 5 сайтым катнашты, бмшесе дә финалга чыкты. Үзбәям болайрак: 1- 2 урын, 2- 3 урын, 2-дипломант. Үзбәямнең югарымы-юкмы (дөресме) икәнен мин яңа язмамда әйтермен. 

2 ноябрь көнне Казанда, Г.Камал театры бинасында бүләкләү тантанасы уза

Категория: Минем яңалыкларым | Өстәде: angel (14.10.2016)
Просмотров: 1044 | Рейтинг: 5.0/1