MENU
Төп » Язмалар

каталогтагы барлык материаллар: 34
күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 3 4 »

Тагын бер мөмкинлек туды: килеп чыгармы- юкмы- вакыт күрсәтер?! Тиз генә вакыт эчендә документларны җыеп, бәйгедә катнашырга тәкъдим булды. Район администрациясе тәкъдим иткәч, катнашып карарга булдым. Берни белән дә оттырмыйм: "Республиканың иң яхшы мәктәп китапханәсе" бәйгесенә әзерлек булыр дип уйладым да, тиз генә материалларымны әзерләп, жюрига  тапшырдым. 

Минем яңалыкларым | Просмотров: 65 | Добавил: angel | Дата: 13.09.2017

Мәктәп китапханәләрен үстерү максатыннан оештырылган Фонд конкурсында катнашабыз. Узу мөмкинлеге бик аз, чөнки бөтен Россия буенча 30-40 мәктәп кенә сайлап алыначак. "Ятып калганчы, атып кал"-, ди халык мәкале. Узмасак та, тәҗрибә туплау өчен бик яхшы булыр дип уйланылган эш. Аллага тапшырдык! (Грант откан очракта, 400 мең сумлык смета төзелде)

Минем яңалыкларым | Просмотров: 145 | Добавил: angel | Дата: 30.06.2017

Сүземдә торам: Сыровацкий М.Ф. мәктәп китапханәсенә бүләк иткән җиһазлар:

 

Минем яңалыкларым | Просмотров: 182 | Добавил: angel | Дата: 15.05.2017

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий М.Ф. мәктәп китапханәсенең "Буккроссинг" өлешенә мебель белән ярдәм итәргә теләк белдерде. "Биргәннең битенә бакма",- ди халык мәкале. Балаларны сөендергәне өчен Алланың рәхмәте яусын. эшләре уң булсын, саулык-сәламәтлеге ташып торсын.

PS. Мебель кайтып, аны урнаштыргач, фотосын куярга сүз бирәм

Минем яңалыкларым | Просмотров: 162 | Добавил: angel | Дата: 24.10.2016

Хат

Оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллиннан шушындый хәбәр килеп иреште:

...Хөрмәтле кулланучылар, татар сайтлары авторлары!

Сезгә VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелү датасын хәбәр итәбез. Тантана 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.

Тантанага бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган еллардагы җиңүчеләрне, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчыларны чакырабыз!

Бәйгенең финалына чыккан мәктәп укытучылары һәм укучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәсми чакыру хаты якын көннәрдә барып ирешер, дип ышанып калабыз...

PS.Финалистлар исемлегендә мин дә бар. Быелгы бәйгедә 5 сайтым катнашты, бмшесе дә финалга чыкты. Үзбәям болайрак: 1- 2 урын, 2- 3 урын, 2-дипломант. Үзбәямнең югарымы-юкмы (дөресме) икәнен мин яңа язмамда әйтермен. 

2 ноябрь көнне Казанда, Г.Камал театры бинасында бүләкләү тантанасы уза

Минем яңалыкларым | Просмотров: 1033 | Добавил: angel | Дата: 14.10.2016

2016 елның 10 октябре көнне Республика Укытучыларның белемен күтәрү институтында чираттагы дәресләр циклын башлап җибәрдем. Курста 25 мәктәп китапханәчесе (педагог-китапханәчесе) белемнәрен күтәрә. 6 сәгатьлек курс сизелми дә узып китте. Эшемне югары бәяләгәннәре өчен мин курс тыңлаучыларына рәхмәтемне белдерәм. Сорауларыгыз калган булса, минем эл. адресым:kausar-1954@yandex.ru. Языгыз, хәбәрләшербез.

Минем яңалыкларым | Просмотров: 776 | Добавил: angel | Дата: 10.10.2016

Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының  Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы бездә кунакта:

Минем яңалыкларым | Просмотров: 1113 | Добавил: angel | Дата: 18.08.2016

      

"Һөнәри тәҗрибә" бүлегендә (30-32нче битләр) минем онлайн уен-дәрес эшкәртмәсе урын алган. Бу чараны дәрестә дә, дәрестән тыш та, дистанцион да уздырырга була. Ул "2016 ел - Татарстанда сулыкларны саклау елы" уңаеннан эшләнгән. Укыгыз, файдаланыгыз!

Минем яңалыкларым | Просмотров: 1137 | Добавил: angel | Дата: 16.08.2016

       

Журналның 8 нче санында "Практика" бүлегендә  "Бүген бәйрәм - Белем көне, Мәктәпкә илтә юллар" дип аталган бәйрәм эшкәртмәсе урын алган. Аны без мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Хәйдәр кызы белән берлектә эшләдек. Кулланыгыз!

Минем яңалыкларым | Просмотров: 1020 | Добавил: angel | Дата: 16.08.2016

1-10 11-20 21-30 31-34