MENU
Төп бит » 2016 » Август » 2 » «Укыдым һәм уңышка ирештем!»
22:47
«Укыдым һәм уңышка ирештем!»

2016 нчы елның 1 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Укыдым һәм уңышка ирештем!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

«Укыдым һәм уңышка ирештем!» дип исемләнгән акция Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан берничә ел элек игълан ителгән иде.

Һәр кеше үз яшәешендә һәм һөнәри эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә омтыла. Тормыш юлында шундый китап була, ул аңа халык ихтирамын яуларга, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Даһилар әйткәнчә, «безне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен берничә китап та җитә, ләкин ул китапларны табу өчен миллионлаганны карап чыгарга кирәк».

Беренчеләрдән булып Милли китапханәгә Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов үзенең култамгасы һәм кереш сүзе белән затлы китап бүләк итте. Ул бөек татар шагыйре Г. Тукайның сайланма әсәрләре.

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм башка күренекле шәхесләр дә акцияне дәвам итеп, китапханәгә үзләре яратып укыган китапларын тапшырдылар. Минтимер Шәрип улы китапханәгә Чынгыз Айтматовның «Хуш, Гөлсара!» китабын бүләк итте. Танылган язучының әсәрләре дөньяны һәм кешеләрне яхшы якка үзгәртүгә юнәлгән. Китапханәгә башка танылган иҗат һәм сәнгать әһелләре бүләк иткән китаплар да шул хакта.

 Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев китапханәгә үзенең «Минем чорым – минем җырым... Жизнь моя –  песнь моя..» дигән китабын бүләк итте. Кереш сүзендә ул китапның үзенең тормышында зур урын алып торуын билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский бүләк иткән рус телендәге «Опыт истории. История опыта» дигән басмада оркестрның тарихы һәм үсеше чагылыш тапкан.

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов китапханәгә үзен фильм төшерергә рухландырган һәм кинорежиссер буларак танылу алып килгән Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын бүләк итте.

Мәдәният, кешелек акылы һәм тәҗрибәсе тупланган китаплар һәрберебезгә дә кирәк. Бу гадәти булмаган китаплар тупланмасы шуның ачык мисалы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында бу истәлекле китаплар үз урынын алды һәм кадерләп саклана.

Күргәзмә август азагына кадәр дәвам итәчәк, рәхим итегез!

Чыганак: http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/701481.htm

Караулар: 137 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1