MENU
Төп бит » 2016 » Октябрь » 29 » Октябрь бәйрәме- күңелле бәйрәм ул!
07:59
Октябрь бәйрәме- күңелле бәйрәм ул!

Ноябрь ае минем балачак күңелемә иң нык уелып калган айларның берсе. Минем балачагым бик матур вакытка туры килде, һәрхәлдә, хәтерем шулай саклый.  Бу айда иң дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе- Октябрь бәйрәме уза иде. Без бу бәйрәмгә сыйныф  җитәкчебез Әминә апа белән концерт номерлары, монтаж, берәр нинди сәхнә әсәре әзерлибез. Кече сыйныфларны Октябрятка, урта сыйныфларны Пионерга, өлкән сыйныфларны Комсомол сафларына кабул итә торган тантаналы вакыйгалар уза. Ни хикмәт, мин бу этапларның һәрберсен бик ачык хәтерлим: нәрсә сөйләдек, сыйныф җитәкчесе безгә нинди теләкләр теләде, өйгә кайткач мин әби-бабамнан, әти-әниемнән, апа- сеңелләремнән нинди котлаулар, бүләкләр алдым- кинотасмасы кебек ап-ачык итеп күрәм. Ә бит азмы-күпме-  ярты гасыр вакыт узган! Димәк, күңел түрендә урын ала торган вакыйгалар булган алар... Октябрь бәйрәме көне: иртән торганда, әбиемнең мич янында нидер пешергәнен белдереп, өйгә тәмле камыр ризыгы исе таралган (бу көнне, кадере буенча, әбием гел өчпочмак белән ит бәлеше пешерә иде); бабам, без торганчы (шулай бәрәкәтле була ул, дип әйтә иде) ишек алларын ялт иттереп җыйган. Карабай  дигән зур йонлач этебез, тамагын туйдырып, бер кырыйга барып ятып,  йокымсырый; әти белән әниебез, "түбәнгә төшәргә" (бу  әйтем- Кукмараның үзәк бер җире РДК турында) кием -салымны барлый, алар митингка (парадка дип әйтә иделәр) барырга җыена. Барыбыз да исән-сау, көн матур, бернинди кайгы-хәсрәт әсәре дә юк, радиодан чираттагы  (бәйрәм уңаеннан) бәяләр төшүен хәбәр итәләр: барлык кешенең үз куанычы. Иң кульминацион вакыт: без җыйнаулашып түр якка җыелабыз,  кергән күрше апа-абыйларга урын җайлап бирәбез, һәм, телевизорга текәләбез. Анда бер генә канал- бүген Мәскәүдә парад- барлык Совет кешесенең горурлыгы! Минем башымда бер вакытта да, илебез көчсездер дигән уй булмады: БЕЗНЕҢ ИЛ ИҢ ЯХШЫСЫ, ИҢ МАТУРЫ, ИҢ КӨЧЛЕСЕ! Хәер, миңа инде күптән акыл керде, ләкин, балачактан калган шушы фикер мине гел озата килә. Мин үз ИЛЕМНЕ яратам! Мин үз Халкымны яратам! Мин илебездә яши торган һәр милләт кешесенә имин көннәр телим!

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 398 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0