MENU
Төп бит » 2016 » Сентябрь » 15 » Мәктәп укытучыларының кәгазь эше кими - алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак
18:42
Мәктәп укытучыларының кәгазь эше кими - алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә биргән. Алар - сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. "Программа, электрон журнал һәм өченчесе – көндәлекнең электрон журналга керүче бите. Бетте. Болар хакында барлык күрсәтмәләр бирелер. Башка нәрсәләр тутыруда сезне беркем дә мәҗбүр итә алмаячак", - дигән Васильева Чувашстанда Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти “кәгазь”ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына аларның икесе дә тутырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрнең  журналлары электрон вариантынка күчеп баруларын һәм басмаларының тарихта калачагын белдерделәр.

Укытучының артык “кәгазь” эше башкаруы турында премьер Дмитрий Медведевка да җиткергән булганнар. Июнь ахырында "Бердәм Россия" съездында ул педагогларны "отчет коллыгыннан" коткарырга кирәк, дип белдергән. Министрлар кабинеты рәисе сүзләренчә, укытучыларның  70 проценты мәгариф министрлыгына карамаган отчетлар белән шөгыльләнә. 


"Татар-информ" МА материаллары буенча

Караулар: 1290 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1