MENU
Төп бит » Яңалыклар архивы

Бүген, 2 ноябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. "Китапханәм" сайты бу дәрәҗәле бәйгенең 2 дәрәҗә дипломына лаек булды!

Караулар: 289 | Добавил: angel | Датасы: 02.11.2016

Республикакүләм "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясендә без 1 урынны яуладык! 

 

Караулар: 294 | Добавил: angel | Датасы: 01.11.2016

Ноябрь ае минем балачак күңелемә иң нык уелып калган айларның берсе. Минем балачагым бик матур вакытка туры килде, һәрхәлдә, хәтерем шулай саклый.  Бу айда иң дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе- Октябрь бәйрәме уза иде. Без бу бәйрәмгә сыйныф  җитәкчебез Әминә апа белән концерт номерлары, монтаж, берәр нинди сәхнә әсәре әзерлибез. Кече сыйныфларны Октябрятка, урта сыйныфларны Пионерга, өлкән сыйныфларны Комсомол сафларына кабул итә торган тантаналы вакыйгалар уза. Ни хикмәт, мин бу этапларның һәрберсен бик ачык хәтерлим: нәрсә сөйләдек, сыйныф җитәкчесе безгә нинди теләкләр теләде, өйгә кайткач мин әби-бабамнан, әти-әниемнән, апа- сеңелләремнән нинди котлаулар, бүләкләр алдым- кинотасмасы кебек ап-ачык итеп күрәм. Ә бит азмы-күпме-  ярты гасыр вакыт узган! Димәк, күңел түрендә урын ала торган вакыйгалар булган алар... Октябрь бәйрәме көне: иртән торганда, әбиемнең мич янында нидер пешергәнен белдереп, өйгә тәмле камыр ризыгы исе таралга ... Алга таба укырга »

Өстәүләр: 1
Караулар: 329 | Добавил: angel | Датасы: 29.10.2016

Караулар: 952 | Добавил: angel | Датасы: 28.10.2016

Акциядә җиңүче- 6 сыйныфукучылары: Быел мәктәп китапханәсе 12 дәреслек +1505 матур әдәбият китабына баеды!

Караулар: 1222 | Добавил: angel | Датасы: 19.10.2016

Быел, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең олуг юбилейлары елы. Шул уңайдан, укучыларым ихтыяҗын да  искә алып, шушы бөек шәхесләребез турында татар телендә сайтлар ачтым. Бу сайтларымны tatar доменында  да күрәсем килә. Икенче елга, Алла борса,  исән-сау булсак, мин бу сайтларымны бәйгедә катнашырлык итеп эшләп бетермен дип уйлыйм. Әлегә сайтлар ucoz та. Муса Җәлилгә багышланган сайт татар һәм рус телләрендә.

          

Караулар: 475 | Добавил: angel | Датасы: 17.09.2016

“Мәдәни көндәлек” янә мәдәният дөньясына чакыра!

Бүген, 16 сентябрь көнне, нәни дусларыбыз, 1-4 сыйныф укучылары өчен  истә калырлык вакыйгаларыбызның берсе булды. Шушы уңайдан уздырылган дәрестән соң, без нәни дусларыбызга "Мәдәни көндәлек" тараттык  Яңа уку елында, ә алар белән бергә әти-әниләрнең дә, мәдәният дөньясына сәяхәте дәвам итәчәк.

Өстәүләр: 1
Караулар: 313 | Добавил: angel | Датасы: 16.09.2016

Караулар: 1192 | Добавил: angel | Датасы: 15.09.2016

Pоссия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән.

"Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен 70 процент итү турында хокук актларын әзерләргә күрсәтмә бирде. 30 процент стимул буларак түләнә. Бу барлык мәгариф оешмаларына да кагыла. Тагын бер кат әйтәм: 70 һәм 30. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Укытучылар еш кына хезмәт хакларының үтә күренмәле булмавыннан зарлана иделәр, шул исәптән август аенда хөкүмәт рәисе катнашында узган бөтенроссия педсоветында да сүз булды. Ул вакытта педагоглар Медведевка хезмәт хакының база өлеше бары 10 процент, ә төрле өстәмәләр – 90 процент булуын җиткергәннәр иде.


... Алга таба укырга »

Караулар: 1185 | Добавил: angel | Датасы: 15.09.2016

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә биргән. Алар - сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. "Программа, электрон журнал һәм өченчесе – көндәлекнең электрон журналга керүче бите. Бетте. Болар хакында барлык күрсәтмәләр бирелер. Башка нәрсәләр тутыруда сезне беркем дә мәҗбүр итә алмаячак", - дигән Васильева Чувашстанда Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти “кәгазь”ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына аларның икесе дә тутырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрнең  журналлары электрон вариантынка күчеп баруларын һәм басмаларының тарихта калачагын белдерделәр.

Укытучының артык &ldqu ... Алга таба укырга »

Караулар: 1286 | Добавил: angel | Датасы: 15.09.2016

« 1 2 3 4 5 ... 13 14 »