MENU
Төп бит » Яңалыклар архивы

Хөрмәтле татар интернетчылары, татар интернет-проектлары авторлары!

Бүген, 20 февраль көнне, "Белем җәүһәрләре" VI дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылып китте.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйгедә катнашырга Дәгъва кылган интернет-проектның татар телендә ясалган яисә аның тулы көченә эшли торган татар версиясе булуы мөһим.

Бәйгедә катнашу өчен иң элек сайтта ФИОны тулысынча (!) күрсәтеп теркәлергә кирәк. Гариза электрон формада урнаштырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: интернет-проект исеме, интернет-проектның URL адресы, номинация, ФИО тулысынча, e-mail адресы, яшәү урыны/адрес, Бәйге Ниг ... Алга таба укырга »

Караулар: 419 | Добавил: angel | Датасы: 20.02.2015

Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлаҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде. Бу институт киләчәктә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип аталырга мөмкин дип белдерелә.

Искәндәр Гыйләҗев әлегә кадәр КФУда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе иде. Казан университеты белән һуманитар педагогика университеты кушылганга кадәр Казан университетындагы татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы булып эшләде.
Гыйләҗев 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда "XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1982-1985 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт универси ... Алга таба укырга »

Караулар: 434 | Добавил: angel | Датасы: 13.02.2015

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-15 нче уку елына эш планы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел туу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан 2015 елның 17нче февралендә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балтач районы мәгариф идәрәсе һәм Карадуган урта мәктәбе тарафыннан Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларыннан 179 укучы катнашты.Укучыларның фәнни эзләнү эшләре эксперт комиссиясе тарафыннан тикшерелде һәм өйрәнелде. Конференциянең икенче турына катнашу өчен уңышлы дип табылган 70 эшнең авторы чакырыла. Анда 3 секциядә республикабыз районнарыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашачак.

Ленар Сөләйманов

... Алга таба укырга »

Караулар: 360 | Добавил: angel | Датасы: 12.02.2015

“Мавыктыргыч Татарстан” – шундый китап-уен рус, татар, инглиз телләрендә ("Увлекательный Татарстан=Мавыктыргыч Татарстан=Entertaininq Tatarstan") Казанда – “Акчарлак” нәшрият йортында нәшер ителеп, 48 мең данәдә “Татмедиа” ААҖнең “Идел-Пресс” басмаханәсендә дөнья күргән. Ул 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр аудиториясенә дип әзерләнгән. 33х25 см форматта 72 битле булып басылган китап каты тышлыкта тәкъдим ителгән: кып-кызыл җирлеккә күңел биреп карасаң гына күреп булган татар милли бизәкләре төшерелгәне шәйләнә, кыл уртадагы эре этник сурәткә исә республиканың тарихи төбәкләре, легенда-кыйссалары бүгенге көн белән үрелеп бирелгән. Кулына шушы басманы алган бала Татарстан, аның Казан, Болгар, Биләр, Зөя, Раифа, Алабуга кебек борынгы шәһәрләре, республика башкаласының танылган урыннары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук татар-төркиләрнең Сабан туе, керәшеннәрнең Питрау б ... Алга таба укырга »

Караулар: 449 | Добавил: angel | Датасы: 12.02.2015

Татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына - 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан 13 февраль кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур.,14) кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

< ... Алга таба укырга »
Караулар: 476 | Добавил: angel | Датасы: 11.02.2015

27 гыйнварда Татарстан башкаласында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы дәүләт программасын тормышка ашыруның презентациясе уздырылачак. Әлеге программа кысаларындагы бурычларның бер блогы – татар-рус һәм рус-татар машина тәрҗемәсе системасын булдыру. Бу блоктагы бурычларны үтәү, рус-татар парлы ике телле глоссарий һәм тәрҗемәләрнең электрон базасын булдыру максатыннан, дәүләт хакимияте органнары тәрҗемәчеләренең инновацион лингвистик технологияләр белән актив рәвештә эшләвен күз уңында тота.

Презентациягә ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре чакырулы, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте.

... Алга таба укырга »

Караулар: 590 | Добавил: angel | Датасы: 19.01.2015

2014 нче елда, "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Дәүләт программасы нигезендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында Каюм Насыйри институты эшли башлады. Бу виртуаль институт үз эшен үзәкләр аша алып барачак (Россия Федерацисендә беренче үзәк 17 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә 1186 татар этнокомпонентлы мәктәптә ачылды).

2014 елның 19 декабрендә Казахстан Республикасы Астана шәһәрендә урнашкан Н.Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университетында Каюм Насыйри институтының чит илдәге беренче үзәге ачылды. Ачылыш тантанасында Евразия милли университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Е. Онгарбаев, Казахстан Республикасы парламентының V чакырылыш депутаты, “Таң” татар – башкорт этномәдәни оешмасы җитәкчесе З. Сәяпова, Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтл ... Алга таба укырга »

Караулар: 474 | Добавил: angel | Датасы: 24.12.2014

Инде күпләрегез белгәнчә, бу көннәрдә, "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен яңарту кысаларында, Татар онлайн китапханәсен тулылыландыру эшләре алып барыла. Берничә атна элек Татар иле китапханәсенә 400 дән артык электрон "Ялкын" журналы архивы булдырылып урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада исә мәктәп укытучылары, укучылар, студентлар һәм татар әдәбияты белән кызыксынган кулланучылар өчен онлайн-китапханәгә "Мәктәп китапханәсе" сериясеннән 60 том китап урнаштырылу эшләре бара. Хәзерге минутларда Татар иленә "Мәктәп китапханәсе" сериясенең инде 45 томы эшкәртелеп урнаштырылган. Якындагы берничә көндә Китапханәдә барлык томнар да урнаштырылыр дип көтелә.

Әлегә кадәр бу серия китаплар мәктәп китапханәләрендә генә урын алган һәм укучыларга бу китапларны уку өчен чират торырга кирәк иде. Бу атнадан б ... Алга таба укырга »

Караулар: 645 | Добавил: angel | Датасы: 18.12.2014

Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә “Без китаплы халык” дигән иске татар китаплары күргәзмәсе оештырыла.

Биредә шәһәрдәшләр борынгы кулъязмалар һәм бик сирәк очраучы китапларны күрә алачаклар. Күргәзмәнең авторы - Гөлназ Шараева. Аңа әлеге басма танылган меценат һәм мәгърифәтче Утәмешовлар нәселеннән булган әбисенең әнисеннән мирас булып күчкән.

Күргәзмә 27 ноябрьдә ачылачак.

Зөлфия Йосыфалиева

http://tatarile.org/news/tt/node/4307

Караулар: 486 | Добавил: angel | Датасы: 26.11.2014

Быел академик Миркасыйм ага Госмановның 80 еллыгы. Шул уңайдан Татарстан Фәннәр академиясендә олуг галимне искә алдылар, аның шәхесенә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. “Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә дөнья күргән басмада Миркасыйм аганың кайбер хезмәтләре һәм аның турында язылган материаллар урын алган.

Искә алу кичәсенә татарның танылган галимнәре, Миркасыйм аганың дуслары һәм якыннары килгән иде. Алар Миркасыйм Госманов шәхесен янәдән барлап, аның гамәлләренә дан җырлады. Татар тарихын, әдәбиятын яки мәдәниятын күзаллаганда Миркасыйм Госманов шәхесенә игътибар итми калу мөмкин түгел.

Мәгълүм булганча, заманында М.Госманов “Җыен” фондының рәисе иде. Аның кулы аша М.Худяков, К.Фукс, И.Гаспралы, Г.Газиз, Г.Рәхим, Рәмиевләр, Һ.Атласи, Г.Сәгъди кебек күренекле шәхесләребезнең онытылып барган хезмәтләре дөньяга кабаттан кайтарылды.

... Алга таба укырга »
Караулар: 800 | Добавил: angel | Датасы: 25.11.2014

« 1 2 ... 12 13 14