MENU
Төп бит » Яңалыклар архивы

Кичә Татарстан Халыкларының Дуслык йортында туган тел укытучыларының “Туган тел - 2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслары үткәрелде. Әлеге конкурсның инде тугызынчы тапкыр уздырылуы. Татарстанда аны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

Күптеллелек даирәсендә туган телне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү проблемасы республикада яшәүче һәр милләт өчен актуаль проблемаларның берсе булып тора. Туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларының берсе - “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларындагы мастер-класслар.

Әлеге чарада Татарстаннан (рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, мордва, иврит теле укытучылары) һәм Россиянең башка төбәкләреннән 20 кеше катнашты. Конкурс нәтиҗәләре бүген билгеле булачак, дип хәбәр итәhttp://addnt.ru/.

Узган ел исә ... Алга таба укырга »

Караулар: 351 | Добавил: angel | Датасы: 09.04.2015

20-24 апрель көннәрендә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар җыела. Биредә Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары уза.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шигырь укучылар жюри әгъзаларына татар яки рус телләрендә татар әдипләренең Бөек Ватан сугышы турындагы шигырь яки проза әсәрләрен укыячак. Бәйге - шагыйрь Рәзил Вәлиев иҗатыннан “Сез кайсы халыктан? - дисәләр, Батырлар исемен атадым” шигъри юллары белән атала.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү, Красноярск, Омск, Сарытау, Пенза, Свердлау өлкәсе, Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан республикаларында яшәүчеләрдән 250 артык гариза кабул ителде. Шигырь укучылар арасында 7 яшьлек балалар, театр һәм музыка училищесы, югары уку йортлары студентлары да бар. Бәйге 24 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге ... Алга таба укырга »

Караулар: 502 | Добавил: angel | Датасы: 09.04.2015

Анда Төрек Республкасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмачның катнашуы көтелә.

10 апрельдә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның “Алтын синҗап” (Алтын тиен) китабын тәкъдим итү кичәсе була. Фатих Кутлуның иҗаты турында танылган язучыларыбыз сөйләячәк. Кичәдә Төрек республкасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмачның катнашуы көтелә.

Фатих Кутлуның исеме Татарстанда да, Төркиядә дә әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тәрҗемәсендә 58 татар әдибенең дистәләгән хикәясе, 4 повесте, 1 романы, күп санлы шигырьләре Төркиядә басылып чыкты — алар унбер китапка тупланган.

2012 елны Ауразия Язучылар берлегенең “Төрки телләрдән төрек теленә иң яхшы тәрҗемә әсәр” номинациясендә Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” (Бир авуч топрак) ... Алга таба укырга »

Караулар: 424 | Добавил: angel | Датасы: 07.04.2015

2015 нче елның 2 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән очрашуга чакыра. 

Кичәдә Россиянең аказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ринат Әюпов, Россиянең атказанган сәнгать эшлелеклесе,танылган театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Ильтани Илялова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм театрның яшь, талантлы артистлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, дуэтлар һәм матур җырлар көтә.

Әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез!

Керү ирекле. Рәхим итегез!

... Алга таба укырга »

Караулар: 276 | Добавил: angel | Датасы: 30.03.2015

Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләренең милли тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе – Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның II республика конференциясе булды. Күренекле драматург, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына быел 80 ел тула. Бәйге рәвешендә оештырылган конференция Туфан Миңнуллинның киңкырлы иҗаты кебек үк яшүсмерләрнең һәр төрле талантын ачу максатын куйган иде. Конференция өч – «Фәнни эшләр», «Драматургия» һәм «Журналистика» номинацияләрендә үткәрелде.

Ике ай дәвам иткән һәм 700дән күбрәк мәктәп укучыларын җәлеп иткән конференция, гадәттәгечә, Илһамия Тимеркаева җитәкчелек иткән Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче татар кызлар гимназиясе тарафыннан оештырылды. 2012 елда арабыздан киткән Туфан Миңнуллин гимназия белән һәрвакыт элемтәдә тора иде. Биредә аны бай иҗатыннан тыш, әле укучы та ... Алга таба укырга »

Караулар: 622 | Добавил: angel | Датасы: 30.03.2015

Узган атнада татарлар “Беренче канал”ны яулап алды! “Голос дети” проектында татар телендәге чыгышы белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова телевизор караучыларның күңелләрен әсир итсә, “Умники и умницы”  тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны “Иншаллаһ” дип әйтергә мәҗбүр итте.

Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында аннан лидерлык дәресләрен алган.

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: мондый дәрәҗәле тапшыруда катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. 2014 елда Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә, әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Шунда җиңгән укучыларга сентябрь башында чирекфиналда булачак те ... Алга таба укырга »

Караулар: 644 | Добавил: angel | Датасы: 22.03.2015

12-15 мартта Германиядә Лейпциг китап ярминкәсе узды. Әлеге атаклы ярминкәдә Татарстан Республикасын «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты тәкъдим итте.

Нәшрият стенды килүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Берничә язучы һәм галим "Мәгариф-Вакыт"та үз китапларын бастырырга теләүләрен әйткән. Ә педагогик һәм дидактик басмалар буенча махсуслашкан "Райнхардт" нәшрияты хезмәттәшлек тәкъдим иткән.

«Мәгариф-Вакыт» нәшрияты башкаручы директоры Даимә Вәлиева сүзләренчә, Лейпциг шәһәре мэриясе һәм Германия Милли китапханәсе тарафыннан кызыксыну бигрәк тә көтелмәгән шатлык һәм нәшрият эшчәнлеген югары бәяләү булган. "Мәгариф-Вакыт"ка ярминкәдә катнашырга Германиядә яшәгән татарлар  булышкан.

17нче гасырда ук оештырыла башлаган һәм иң борынгылардан саналган Лейпциг китап ярминкәсенә быел 251 мең кеше килгән. Ул т ... Алга таба укырга »

Караулар: 435 | Добавил: angel | Датасы: 17.03.2015

Бу хакта Мәскәү – Казан − Симферополь видеокүпере вакытында фикер алышу булды.

Казан һәм Кырым шагыйрьләренең уртак җыентыгы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген Мәскәү – Казан − Симферополь видеокүпере вакытында фикер алышу булды. Видеокүперне Казан ягыннан «Татмедиа» брифинглар залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырды һәм аны агентлык генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

Уртак җыентык булдыру инициативасын Казан журналисты җиткерде. Видеокүпердә катнашкан Кырым Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Александр Форманчук бу фикерне хуплап: “Кырым Украина составында булганда, безнең әдәби мохит бик сәясиләшкән иде. Өч язучылар берлеге эшләп килде, әмма алар бер-берсе белән уртак фикергә килә алмады. Хәзер исә бу берлекләрне яңадан теркәү буенча бик катлаулы процесс бара. Кырым татарлары арасында ... Алга таба укырга »

Караулар: 327 | Добавил: angel | Датасы: 17.03.2015

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган методик материаллар һәм сценарийлар урын алды. Күргәзмә белән 1-12 нче март көннәрендә танышырга мөмкин.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/4935

Караулар: 601 | Добавил: angel | Датасы: 05.03.2015

Төмән өлкәсендә татар шагыйрьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган китап нәшер ителгән. Китап “Поэзия тюменских татар” дип атала һәм аны Николай Шәмсетдинов тәрҗемә кылган. Өлкәнең милләтләр буенча комитетыннан хәбәр итүләренчә, Николай Шәмсетдинов 24 шигъри җыентык авторы булып тора, аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.

Шигъри җыентыкка Төмән өлкәсенең дистәләп татар шагыйрьләре — Булат Сөләйманов, Ибраһим Ибраһимов, Ирек Маһиянов, Надия Йосыпова, Сәгыйть Сәгыйтов, Заһид Акбүләков, Люция Патрушина, Фәридә Үтәшова, Рәкыйп Ибраһимов һ.б. тәрҗемә шигырьләре тупланган.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/4912

Караулар: 545 | Добавил: angel | Датасы: 03.03.2015

« 1 2 ... 11 12 13 14 »