MENU

БИТАРАФ ЯЗУЧЫ БУЛАМЫ?

– Бу ел Россия Президенты указы белән Әдәбият елы дип игълан ителде. Узган ел Россиядә дә, Татарстанда да  Мәдәният елы иде. Бу уңайдан бераз каршылыклар бар кебек. Әдәбият –мәдәниятнең бер өлеше түгелме соң?

– Әлбәттә, шулай. Әдәбиятны мәдәнияттән аерып карау мөмкин түгел. Мин, хәтта, әдәбият – беренчел, дигән фикердә торам. Борынгы дәүләтләрнең культурасын безнең чорга китереп җиткергән тегәрҗеп – ул әдәбият бит инде.  Без Гомер, Софокл, Плутарх кебек антик язучыларның әсәрләреннән борынгы заман тарихын күз алдына китерәбез. Мин үзем әдәбият белән кызыксынмаган, әдәби китаплар укымаган кешенең мәдәнилеге, әхлакый зәвыгы, зыялыгы түбән, дип саныйм.

Советлар Союзы вакытында Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы кебек үк, аның белән бер дәрәҗәдә йөри торган оешма иде. Аларның эшчәнлеге партия күзәтүе астында алып барылды. Ә хәзер Язучылар берлеге һәм тагын биш иҗат берлеге йөзләгән иҗтимагый оешмалар белән бертигез дәрәҗәгә куелды да, әдәбият мәдәнияткә, Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгына буйсындырылды. Ләкин аның эшчәнлеге дәүләт казнасыннан турыдан-туры түгел, бәлки бюджеттан тыш фондтан һәм Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп бирелгән акчага алып барыла башлады. Ә ул акча Мәдәният министрлыгы аша үткәрелә. Шулай итеп, Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгының бер тармагы, гап-гади бер бүлеге шикелле килеп чыга. Әдәбиятны язучылар тудыра. Язучының төп эше – иҗат итү. Ә бүген язучыдан әсәр иҗат итү түгел, төрле мәдәни чаралар үткәрү таләп ителә башлады. Язучының төп вазифасын аңлап бетермәү аркасында дәүләт җитәкчеләре тарафыннан еш кына иҗат берлекләренең эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерүләр ишетергә туры килә.


 – Россиядә Әдәбият елының тантаналы ачылышына багышланган һәм “Культура” каналында күрсәтелгән кичә тулысы белән рус әдәбиятын яктыртуга корылган иде.  В.Путин да чыгышында “рус әдәбияты, туган тел, бөек рус халкы”, дип сөйләде. Бу күренеш “Әдәбият елында милли әдәбиятлар күләгәдә калмасмы?”, –  дигән шикле сорау да уятты.

– Андый шик бар иде. Чөнки Әдәбият елы ул Россиядә игълан ителде. Ә Татарстанда 2015 ел – Парклар һәм скверлар елы. Шәһәрләребездә парклар, скверлар чынлап та игътибар, төзекләндерү сорый, ә ишегаллары исә хәтта ташландык хәлдә, дип әйтсәң дә ярыйдыр. Бәлки, быел аларны адәм рәтле хәлгә кертү өчен республикада ни дә булса эшләнер, дип өметләнергә кирәк. Ә инде әдәбиятка килгәндә, без бит Россия составындагы бер республика, җитмәсә, татарлар Россиянең төрле төбәкләрендә тупланып яши, шуңа күрә Әдәбият елыннан татар әдәбияты гына читтә калмас, дип уйларга кирәк.

– Әдәбият елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин да бу елның төп максаты: “Җәмгыятьтә әдәбиятка кызыксыну уяту” – дип ассызыклады. Бүгенге көндә әдәбиятка кызыксыну уятуның юллары бармы соң ул?

– Мин Россиядә, бигрәк тә Мәскәүдә, Әдәбият елының планнары белән кызыксындым. Күбесе, гадәттә, китапханәләр тирәсендә, мәктәпләрдә үткәрелә торган китап укучылар конференцияләренә, күргәзмәләргә кайтып кала. Әдәбиятка кызыксыну уяту өчен шушы эшләрне башкару кирәктер дә, бәлки. Безнең берлек бу юнәлештә болай да күп эшли. Ләкин мин Әдәбият елын әдәбиятка кызыксыну уяту өчен генә оештырырга кирәк булгандыр, дип санамыйм. Әдәбият елында язучыларның иҗатын стимуллаштыру, каләм хакы өчен түләүләрне, гонорарны күтәрү, әсәрләрен - чит телләргә, башка халык язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү, язучыларның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләренең социаль хәлен тагын да яхшырту буенча күпмедер эш башкарырга мөмкин булыр, дип өметләнәм.

– Язучы үзе генә әдәбият тудыра алмый... Әдәбият – ул акыллы язучы һәм укучының очрашу мәйданы, дигән фикер яши.

– Әлбәттә, шулай. Язучы тудырган әдәби әсәр укучыга барып җиткәндә генә әдәбият үзенең тулы мәгънәсен ала. Шуңа күрә дә язучыларыбыз әсәрләренең китап булып басылып чыгуына бик зур игътибар бирә. Аллага шөкер, безнең дәүләт тарафыннан финанслана торган Татарстан китап нәшрияты бар. Анда ел саен 150-ләп язучыбыз үз китапларын бастырып чыгару бәхетенә ирешә. Мондый бәхет тагын Башкортстан һәм Якутиядән кала бер генә төбәк язучыларына да тәтеми. Хәтта Мәскәүнең үзендә дә.

– Каләмне кылыч белән чагыштырмыйлар, дисәләр дә, язучыларның җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф калуы да бераз сәеррәк бит... Шул ук вакытта язучы сүзе бүген зур кузгалыш уятмый.

– Язучылар җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф, дип кистереп әйтмәс идем. Ни үкенеч, байтак язучыларның публицистик чыгышлары беркадәр тыныч рухта, канәгатьләнү тойгысында языла. Илдә, дөньяда барган сәяси проблемаларга карата бөтенләй диярлек битарафлык күрсәтелә. Күпчелек әдип әхлак, тәрбия, белем бирү системасы турында язуны өстен күрә. Аннары республиканың төп басмаларында язучыларга теге яки бу темага махсус заказ биреп яздыру дигән нәрсә бетте. Газета корреспондентлары күбесенчә үзләре яза. Ә язучы җитди нәрсә күтәреп чыкса, матбугатта, Интернетта аның шәхесен тикшерү белән мавыга башладылар. Бигрәк тә “Матбугат.ру” порталында хәтта күренекле әдипләребезне дә эттән алып эткә салган кайтавазлар дөньяга чыгарыла иде. Шөкер, март аенда “Матбугат.ру” бу әшәке эштән ваз кичте. Газеталарның үзләрендә дә шул ук хәл, күбрәк газета корреспондентлары акыл сата. Шул акыллы башларның сүзен кабатлап, “Каян килә бу  татарга шундый тар күңеллелек?” дип әйтәсе килә. Ә бит дөньяга күрсәтерлек әдипләребез белән горурланырга, алар турында әйбәт итеп кенә язарга иде дә бит... Безнең Татарстанның дәүләт җитәкчеләрендә дә шундый ук тар күңеллелек, кирәгеннән артык сак кылану тенденциясе яши. Заманында әгәр Константин Симонов белән Никита Сергеевич Хрущев арасында сөйләшү булмаса, безнең Муса Җәлил атлы герой-шагыйребез дә булмас иде. Ил җитәкчесенең: “Нишләп СССРда фашистларга каршы көрәштә Юлиус Фучик шикелле гражданлык батырлыгы күрсәткән язучы булмаган?” дигән соравына каршы К.Симонов: “Нишләп булмасын, татар шагыйре Муса Җәлил дошман тылында зур батырлык күрсәткән”, - дип, җәлилчеләр турында сөйләп биргән. Хрущев шул моментта ук Җәлилгә “Советлар Союзы Герое” исемен бирергә дигән әмер чыгарган. Әсәрләре өчен Ленин премиясен бирдергән. Ә бит 1960 елларда безнең дә СССРда зур танылу алган Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтинов, Юван Шесталов һ.б.га тиң торырлык бөек әдипләребез бар иде. Тегеләр, республика җитәкчеләренең әдәбиятка, әдипләргә мөнәсәбәте яхшырак булу аркасында, СССР күләмендә танылу алдылар. Ә безнең Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевләребез үз Казаныбызда гына кайнап калды. Шул ук хәл бүген дә күзәтелә.

– Язучыларның матди хәле белән әдәбиятның җәмгыятьтәге урыны бер-берсе белән бәйләнмәгән кебек...

– Киресенчә, турыдан-туры бәйләнгән. Язучының җәмгыятьтәге урынын санга сукмау аның матди хәле турында кайгыртмауга китерә. Алда әйткәнемчә,  бездә Язучылар берлегенә иҗтимагый оешма итеп кенә карыйлар. Ә бит һәркем дә язучы була алмый. Язучы булу өчен тумыштан сәләтең кирәк. Күп кеше хәтта хат та яза алмый.  Шигырь, хикәя, роман, пьеса язу турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә шундый әсәрләр иҗат итүне бүген профессионаллар эше дип карау җәмгыятьтә, бигрәк тә дәүләт җитәкчеләрендә юк. Язучы – ул профессия. Профессионаллар башкарган эш өчен түләү дә әйбәт булырга тиеш. Ә бездә бөтенләй түләмәскә тырышалар. Радио-телевидение инде күптән түләми. Драматурглар куелган спектакльнең пьесасы өчен тиен-миен ала. Газета-журналлар шулай ук ипи-чәйлек тә хезмәт хакы түләми. Айлар, еллар буе утырып язган китап өчен дә кайсыдыр һөнәр иясе ике-өч көндә эшләп ала торган күләмдәге гонорар белән чикләнәләр. Мин айга бер тапкыр чәч алдырам. Чәч алучы ун-унбиш минутта, аннан-моннан кыркып, прическамны бозып бирә дә, 450 тәңкә акчамны алып кала. “Мәдәни җомга” газетына бер полоса шигырь өчен дә шуның хәтле акча түләргә мая бирмиләр. Бер полоса шигырьне язар өчен ничә ай вакыт кирәк икән!..

Язучыларыбызны вафат булганнан соң зурлап җирләү, каберләренә затлы таш-һәйкәлләр куйдыру да аларның җәмгыятьтәге урынын билгели. Миңа былтыр Бакуда, Әзәрбәйҗан Язучылар берлегенең 80 еллык юбилей тантаналарында катнашу насыйп булды. Төрле илләрдән килгән кунакларны Бакуның күренекле әзәри шәхесләре җирләнгән зират-пантеонга алып бардылар, каберләренә чәчәк салдык. Республиканың күренекле дәүләт, сәясәт, хуҗалык, җәмәгать, сәнгать эшлеклеләре белән беррәттән күмелгән язучыларның каберләренә куелган һәйкәлләрне күреп шаклар катып, исем китеп кайттым. Бездә андый һәйкәлләрне мәйданнарда да куймыйлар. Менә шуны күреп, вафатыңнан соң кабереңдә шундый һәйкәлең торачагын уйлап, ничек итеп начар язучы буласың, ди?! Кеше ихтыярсыз рәвештә әйбәт әсәр иҗат итәргә омтылачак. Шулай булмау мөмкин түгел. Югыйсә, Әзәрбәйҗан Язучылар берлегенең тарихы да 80 еллык кына. Аларның әдәбияты да татар әдәбиятыннан әлләни артык түгел. Аларның да халык язучысы исемен йөрткән әдипләре утызлап булыр. Пантеонда каберләр саны утыз гына түгел, йөзләп. Әнә шулай, язучыларын зурлый белә әзәри кардәшләр.

– Бүген татар әдәбиятында дөньяга яңгырарлык әсәрләр бармы?  Милли әдәбиятның үсеше әдәби тәрҗемә мәсьәләсенә дә барып тоташа бит.

– Шөкер, әдәбиятыбыз бик бай. Безнең алда классик әдипләребезне дә, бүгенгеләрнең әсәрләрен дә дөньяга чыгару бурычы тора. Акрынлык белән булса да, бу юнәлештә дә күпмедер эш бара. Соңгы ике елда төрек теленә тәрҗемә итеп алты китап чыгардык. Бу өлкәдә Төркиядән килеп Казанда яши башлаган язучыбыз Фатих Кутлу нәтиҗәле эшли. Быел без аның белән Тукайның 130 еллыгына аның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә иттереп, Төркиянең үзендә бастырып чыгару турында килешү төзедек. Шигырьләрне “Кардәш каләмнәр” журналының баш мөхәррире, төрек шагыйре Али Акбаш тәрҗемә итәчәк. Аксенов-Фест фестивале кысаларында утызлап яшь шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Былтыр Марсель Галиевнең “Рух” китабын русчага тәрҗемә иттереп, ике телдә, татарчалы-русчалы итеп бастырдык. Шулай ук балкар шагыйре Муталип Беппаевның шигырьләр китабын татарча чыгардык. Аннан алда казах шагыйре Мәгъҗан Җомабаевның, кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматовның, авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның китаплары татар телендә дөнья күрде. Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 123 татар шагыйренең шигырьләрен чувашчага тәрҗемә итеп, “Татар шигърияте таҗы” дигән китапны бастырдык. Тарихи шәхесләребез турында романнар язылып беткәч, аларны берьюлы русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итү турында планлаштырып торабыз. Кыскасы, ниятебез, ниһаять – тәрҗемә турында сүздән эшкә күчү.

Әңгәмәне  Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.

==========================================

Чираттагы “сорау алу”,дөресрәге-күзгә-күз карашып ясалмаган әңгәмә искиткеч талантлы шәхес-Марат әфәнде Кәбиров белән. Шагыйрь, прозаик, журналист, интернет проектлар авторы Марат. Аның сүзләренә дистәләрчә җырлар язылган - һәм чыннан да олы хәрефтән - ҖЫРЛАР дип әйтерлекләр...

- Ярар,Марат,мин сине бер өч бит мактый алыр идем,әлбәттә-тик... Әйдә әле, иң беренче үзең белән таныштырып кит әле. Туган-үскән җирләрең, эшләгән урыннарың, яраткан кешеләрең турында, - дигәндәй...

- Казанда туганмын. Әнинең хәле авыр булгач, шунда алып киткәннәр. Мин кило ярымлык кына бернәрсә булып дөньяга килгәнмен. Үләме-каламы дип кайгыга баткан әнине:”Тукай урамында туды балаң, шагыйрь булыр әле”, - дип юатканнар.

Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип язылган. Монсы әтиемнең туган җире, ул үлгәч без әнинең туган авылына Башкортостанның Илеш районындагы Сеңрән авылына, кайтканбыз.  Мин күкрәк баласы гына булганмын әле, шуңа бик хәтерләмим. Гомергә бер тапкыр да “әти” дип әйтергә туры килмәде...

Илештә үстем. Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында укыдым. Вузга тиз генә кереп булмагач, авылда эшләп алырга туры килде. Көтүче дә, механизатор да булдым. Уфага китәрлек акча юнәтү исәбеннән бер ай чамасы сыер да саварга туры килде. Әни савымчы иде бит. Мин аның янында, маллар арасында үстем. Тормышның асылы миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергән инде.

Озак еллар Уфада яшәдем, аннан Казанга күчтем.

- Заманында мин сине җыр текстлары авторы буларак белә идем... Аннан-юморескалар язуыңны белдем, аннан-проза, аннан - тагын, тагын... Үзең өчен кайсысы якынрак?

- Барсы да якын. Әдәбиятка мин шигырьләр белән килеп кердем. Бәреп кердем дип әйтергә дә була инде. Сигезенче класста укыганда якташым шагыйрь Ринат Хәйри һәм укытучым Рәшидә Шәмсетдинова тырышлыгы белән Уфада яшь язучылар семинарында катнаштырдылар. Шулардан башка алга алып торучы булмагач, мин дә теләр-теләмәс кенә барган идем. Ә ул семинар баштан-аяк минем шигырьләр турында фикер алышуга әйләнеп китте. Моңарчы бер генә язмамны да бастырмаган гәзит-журналлар: “Яңа талант ачтык!”- дип шаң суктылар.

Уфага килгәч, Әнгам Атнабаев белән аралашып киттек. Ул очрашуларга еш йөри һәм мине гел үзе белән ала иде. Чөнки аның белән чыгарга барсы да курка. Әллә нинди мактаулы исемнәр йөрткән шагыйрьләр дә Атнабай янында фон гына булып кала иде. Аның белән йөрү миңа кызык та, файдалы да булды. Ә бер очрашуда танылып килүче композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимов та мине күреп калган. Һәм концертлар алып барырга чакырдылар... Аудиторияларда, вокзалларда куна-куна рабфакта укып йөргән чагым иде. Берничә төнемне булса да гастрольдә үткәрермен дип ризалаштым... Шуннан китте инде.... Юмористик әсәрләр язарга туры килде, җыр текстлары... Кыскасы, һәркайсының үз биографиясе, үз географиясе бар. Шуңа күрә, үзем өчен һәр жанр кадерле. Язмышымның бер өлеше бит инде алар.

- Син җитлеккән ир яшендә Уфадан Казанга күчтең... Бу фәхешрәк шәһәр (классик сүзе) ничегрәк каршы алды сине? Татар үзенең талантларын бәяли, саклый беләме?

- Казанга иртәрәк күченергә кирәк булган. Мин кризисның үзенә килеп эләктем. Кайбер оешмалар ябыла, кайберләрендә кыскарту бара... Туплар шартлаганда, моң ишетелми, диләр бит әле... Кешеләрдә татар кайгысы, моң, иҗат кайгысы калмаган кебек дәвер иде...

Шулай да Казан начар каршылады дип әйтәсем килми. Икенче көнне үк “Ватаным Татарстанга” эшкә урнаштым. Тик андагы хезмәт хакы фатир “эснимайт итәргә” генә җитә иде. Үземә дә яшәргә, Уфада калган гаиләне дә карарга кирәк бит. Шуңа бер айдан соң китәргә туры килде. Хәния Фәрхи ансамбленә урнаштым, бер үк вакытта “Шәһри Казан” гәзитендә эшләдем. Килгән елны ук Татарстан китап нәшриятында “Сагындым. Кайт инде...” дигән китап чыкты. Ул “Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләрдән булды. Иҗат мөмкинлекләре ягыннан Казан – зур шәһәр.

Шул ук вакытта ул бераз консерватив шәһәр. Динни булып, милләтче булып, акыллы булып, батыр булып кылану көчле. Иҗатчылар арасында төркемнәргә бүленешеп, бер-берсе белән чукышып яту да очраштыргалый. Хәер, бу һәр өлкәдә бар бугай. Карашлар тарлыгы, сайлык нормага әйләнеп килә. Күпләре Татарстан чикләреннән ераграк карарлык хәлдә түгел һәм шул көенә дөнья әдәбиятына чыгу хакында хыял йөртәләр. Кайчагында миңа язучыларның күп өлеше бүген дә социализмда яшидер төсле тоела.

Шул ук вакытта Казан соклангыч талантлар шәһәре. Нинди генә өлкәне алма, монда заман белән бергә, хәтта бераз алдарак та атлаган татарны очратасың. Мин аларның күпләре белән аралашып яшим. Үзебезне сокландырган китаплар, картиналар, кинолар, спектакльләр, технологиялар, фәнни ачышлар белән уртаклашабыз. Бүгенге хәлебез ничек кенә авыр тоелса да, әнә шундый шәхесләр булуы – зур нәрсә. Бар өметем шуларда.

- Син, башкортлаштыру сәясәтенең иң әшәке вакытында Уфада яшәдең... Урал диалектында, ягъни “башкорт телендә” язырга бер дә маташмадың бугай... Ә өметле генә татарлар, шул диалектка күчте... Күчте-һәм югалды... Бу синең алдан күрүчәнлегеңне күрсәтәме, яки болай гына киребеткәнрәк кешеме син?

- Мин бит татарча бөтенләй укымадым, диярлек. Мәктәптә башкорт теле керә иде, журналистикада – башкорт-рус бүлеге... Һәм мин беренче шигырьләрне башкорт хәрефләрендә яза идем. БДУ-дан куылгач, “Йәншишмә”, “Йәшлек” гәзитләрендә эшләп алдым. Аннан соң, “Өмет”кә күчтем. Башкортча яза да, сөйләшә дә алам. Гомумән, бу халыкның фольклорын да, әдәбиятын да яхшы беләм, холык-фигылен аңлыйм. Башкортлар арасында дусларым да бик күп. Һәм аларны бик хөрмәт итәм.

Шулай да мин башкортлаштыру политикасына каршымын. Күп тапкырлар әйткәнем дә язганым да бар: бу политика ике халыкны да бетерү өчен уйлап табылган нәрсә. Башкорт галимнәре “сез бит башкортлар” дип татар районнарында йөри. Аннан гына татар башкортка әверелми. Ә үз якларында яшәгән башкорт балалары урыслаша бара. Менә шушы балаларны дөрес юлга кайтарырга тиеш иде бит ул галимнәр. Ә болай... һавадагы торнага алданып, кулыңдагы чыпчыкны очыру кебек килеп чыга. Нәтиҗәдә, ике халык та манкортлаша.

Ә үзем... Мин Африкада яшәсәм дә татар малае инде. Бу алдан күрү дә, тискәрелек тә түгел. Ходай сине татар итеп яралткан икән, телисеңме-теләмисеңме татар булып үләргә туры килә. Милләтеңне сату ходай ихтыярына каршы килү сыманрак тоела бит. Хәер, иҗат та шулай инде...

-Ходай мине бәлки гафу итәр,

Бәлки гафу итмәс – ул белер…

— Ник с....п йөрисең син монда? –

Диеп, бәлки, үзе сүгенер…

- Чыпчыкларны сагына әни,

Аларга дип җимнәр куя.

Тик чыпчыклар гына килми,

Чыпчыклар юк. Җим — до...я.

- Менә бу юллар – синең шигырьләрдән... Дөресен генә әйткәндә, башта мин аңышмыйчарак тордым аларны укыгач... Ә аннан... Беләсеңме-тагын мактарга кала инде... Минемчә, хәер, башка бик күпләр исәпләвенчә дә, татарда соңгы елларда болай туры итеп, чын итеп, тәмле итеп һәм чын татар уйлаган-сөйләшкәнчә язучы шагыйрь юк иде. Гонорар эшләргә дип язучы берничә бәндә, ”әһә, яңа тема булды” дип алтымышынчы еллар теле белән “тәнкыйтләп” тә чыкты бугай үзеңне... Ничек батырчылык иттең сазлыкка таш ыргытырга?

- Сазлыкка таш ыргытмыйм, мин ул сазлыкта яшим...

Әйткәнемчә, мин фермада, маллар арасында үскән малай һәм телем дә “әни” дип түгел, ә “анаңны” дип ачылган. Ул шигырьдә мондый юллар да бар әле:

”Җыр һәм сүгенү саклап калган аны...

һәм яшәтә безнең халыкны.”

Бу – матурлык, яки рифма өчен әйтелгән сүз түгел, ә тормыш тәҗрибәмнән сыгылып чыккан нәрсә. Әлбәттә, бик нәфис колаклы ирләр дә бардыр инде. Тик мин чынлап та шулай уйлыйм һәм сүгенүне зур гөнаһка исәпләмим. Ә кечкенә гөнаһларымны гафу итәрләр – заслужил.

Ә җитдирәк әйткәндә... Иҗат киез итек калыплау түгел бит инде ул. Туктаусыз тәҗрибәләрдән тора: уңышлылары да, уңышсызлары да була. Шул сазлыктан атлаган кебек инде. Анда басып карыйсың, монда басып карыйсың... Пычранасың да, егыласың да, батасың да, әмма коры җиргә чыгып җитәлсәң – бу җиңү. Ә пычранудан куркасың икән, башкалар салган такыр юлдан атларга мәҗбүрсең. Үз юлыңнан түгел.

Тәнкыйть мәсьәләсендә. Сүз Булат Хаков псевдонимы белән яза торган Рәшит Фатхрахманов турындадыр инде. Укыдым язмасын. Мин аны гонорар алу өчен эшләнәдер дип уйламыйм. Әгәр чынлап та шулай булса, икеләтә шат булыр идем, димәк, иҗатым белән үз гаиләмне генә түгел, ә татар тәнкыйтьчесен дә тәэмин итәм булып чыга бит. Ләкин эш гонорарда гына түгел. Алар бит әдәбиятны изге күреп тәрбияләнгән заман кешеләре һәм мондый нәрсәләр аларга бик ят булып тоеладыр. Һәм мин дә алар гомер буе карап үстергән агачны кисәргә тырышкан кебек күренәмдер. Андыйларны да аңлап була бит инде... Мин аңлыйм, сез дә гаепләмәгез.

Мин үземне тел тидермәслек камил язучы дип исәпләмим. Кемгәдер ошамый икән – тәнкыйтьләсен. Ошый икән – мактасын. Мин инде аларның икесен дә күтәрерлек дәрәҗәдә каешланган кеше. Уңышларым да, хаталарым да җитәрлек. Әмма бернәрсә бар: мин язганны башка беркем дә язалмый.

- Соңгы еллларда елаганың бармы синең,Марат?

- Бар. Мин, гомумән, елак кеше. Ирләрдә дүрт сыйфатны хөрмәт итәм: кайнар кан, салкын акыл, каты кул, йомшак күңел

- Бер сорау. Әлбәттә, минем аңа үз җавабым бар, тик синең фикерне дә беләсе килгән иде. Менә уйлап, санап карасаң, татарның бик күп таланты Башкирия ягыннан ... Шагыйрләр, булсын, җырчылар... Бу - Казанга килгәннәрен, Уфада күтәрелгәннәрен  генә алсаң да. Моның сәбәбе нидә? Әле бит бик күбесе Казанга килә алмый. Нидән күп туасыз сез анда, ә?

- Уфада чакта бу хакта уйлаганым юк иде. Бары тик Казанга күченеп: “Тагын бер башкорт килде инде, без җыясы данны җыярга” дигәнрәк карашлар белән очрашкач кына игътибар иттем. Бер карасаң, Башкортстанда татарлар үзләре дә күп бит. Аннан соң, бу төбәктә күңел хөрлеге, рухи иркенлек, ихласлык көчле. Ә Татарстан – һәрвакыт Мәскәүнең игътибар үзәгендә булган. Андый халәттә ихлас булып та, хөр күңелле булып та яшәү авыр. Ә иҗат ул – күңел иркенлеге. Бәлки, шул сәбәпчедер...

- Берничә интернет-прект алып барганыңны беләм. Татар китапларының электрон вариантларын тарату, сату буенча да. Шуның турында сөйлә әле. Алгалыйлармы? Нинди нечкәлекләре бар?

- Сайт белән булаша башлау чарасызлыктан килеп чыкты. Гәзит-журналлар, әлбәттә, әсәрләрне үзләре сорап бастыра. Тик мин күп язам, алар гына өлгерә алмый. Һәм мин үз сайтымны ачарга булдым. Ләкин бу эш 25000 сум тора икән. Үземә тотынырга туры килде. Башта бушлай хостингта  йөрдем, соңрак түләүлегә күчтем һәм доменны да танылган дизайнер Ратмир Әхияров тәкъдиме буенча www.maratkabirov.com дип үзгәрттем. Электрон китап ясау буенча беренче тәҗрибәләр шунда дәвам итте.

Берничә елдан соң, ВебКитап барлыкка килде. Аны сынауга һәм камилләштерүгә биш елдан артык вакыт китте. Бу дәвер эчендә мин теләсә нинди җайланмада укыла торган татарча китап чыгару серләрен өйрәндем, кибет платформасын ясадым, аны заманга һәм татарга яраклы итеп өлгерттем. Бүген www.webkitap.ru –  технологик яктан дөньяның бер системасыннан да калышмый торган сәүдә платформасы. Һәм аның төп үзенчәлеге – һәр язучы монда үз әсәрен сатуга куя һәм сәүдә барышын күзәтә ала. Ә укучылар теләсә кайсы әдипнең яңа гына табадан төшкән әсәре белән үз вакытында танышып бара.

Идея яхшы, шулай бит. Язучылар өерелеп ябешерләр сыман иде. Тик андый нәрсә күзәтелмәде. Сәбәбе – аларның күбесе әле интернетны үзләштермәгән, чит ил язучыларының эшчәнлеге белән таныш түгел, ә компьютер ача белүчеләр социаль челтәрләрдән ерак китә белми. Ләкин бу бары тик вакыт эше генә.

Сатып алучылар күп дип мактана алмыймдыр. Монда да нәкъ офлайндагы кебек бит, сату өчен реклама кирәк, акча түгәргә кирәк, эшләргә кирәк. Әгәр юк-бар проектларга түгелгән миллионнарның бер өлеше генә миндә булса, әлбәттә, Вебкитап бүген бөтен татар дөньясында танылган сайтларның берсенә әйләнер иде. Әгәр ул әле дә яши икән, бары тик минем һәм татар китабы өчен җан атып торган дусларымның хезмәте исәбенә генә яши. Ләкин укучылар, кызыксынучылар көннән-көн арта бара. Күпләр үзләре китап алмаса да, бу сайтны социаль челтәрләрдә рекламаларга тырыша.

- Сез озак еллар Ризван Хәкимов белән эшләдегез. Хәзер аралашасызмы?

- Ризван белән бергә язылган җырларны исәпләгән юк, йөзләп кенә бардыр инде. Бәлки, аларны җырлаучылар да йөздән ашкандыр. Шундый иҗат бәйли икән, бер-береңнән җиңел генә котыла алмыйсың. Үзара хөрмәт белән, аралашып яшибез. Концертларын алып барырга да чакырып тора.

-Армиядә хезмәт иттеңме син?

- Юк. Дзю-до буенча кандидат, биатлон буенча беренче разряд, парашют спорты буенча гына берни дә юк - шулай да мине десантура көтә иде. Гаилә хәле авыр дип алмадылар. Бер атна ялынып йөрдем. Куып кайтардылар. Соңгы классташны озаткач – елап калдым. Шулай да берничә елдан соң, Таҗик-Әфган чигендә беркадәр вакыт эшләргә туры килде. Һәм еларга. Соңгы табутны озатканда...

- Син интернетта актив кеше. Татарның интернетта да үз сүзе белән түгел, ниндидер ясалма тел белән язуына, ниндидер агач, тапталган фикерләр китерүенә, милли мәсәләләрне дә урысча “чәйнәвенә” ачуың килмиме синең?

- Тапталмаган фикерләрне тик шәхесләр генә, үзенең күпме торганын белеп сөйләшкән кешеләр генә, әйтә ала. Ләкин бүген шәхесләр түгел, ә пычранудан куркып такыр юлдан атлаган такыр миле кешеләр модада. Уртакуллар. Ә “Милләтем!” – дип кычкыру Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмовага гына килешә. Алар авыр вакытта да кычкыра алдылар. Шуның михнәтен дә, рәхәтен дә күрделәр бугай. Башкаларга килешми. Һәм аларның тавышы ишетелми дә. Мин эшләгән кешеләрне хөрмәт итәм, кычкыргычларны түгел.

Ә интернетта... Хәзер бит компьютер мөмкинлекләре чикләнмәгән. Ну, куй хет айподыңамы, андроидыңамы, компьютерыңамы – татар шрифты. Бу бит бушлай һәм бик җайлы. Шуннан соң яз. Әнә бит, Вил Мирзаянов Америкада булса да татар хәрефләре белән аралаша. Татар белән татар телендә аралаша. Милләтем дип кычкырмаса да кемлеге аңлашылып тора. Менә мондый шәхесләр юктан гына түгел, алар – үрнәк алыр өчен. Бу – бер. Икенчедән, милләт турында чүбек чәйнәгән әтрәгәләмнәр - татар милли хәрәкәтенә нәфрәт уяту өчен махсус ялланган кешеләр түгелме икән дип шикләнеп тә куям әле. Россия тарихын белгән кеше өчен бу шигем сәер тоелмастыр бит?

Һәм тагы бер нәрсә. Безнең күп гомер читтән тагылган идеяларны “переваривать итеп” үтә. Шуларны чәйнәп бөтен энергиябызны бетерәбез дә, мөһим эшләрне башкара алмый калабыз. Чөнки милләтнең үз идеясы юк. Кечкенә кибетнең дә үзенә күрә бизнес-планы була. Ә монда – тулы бер милләт! Идеясыз, хыялсыз милләткә ясин чыгып куярга да мөмкин, димәк, ул дөнья белән бәхилләшкән. Ә хыялың бар икән, аны тормышка ашыру планы да булырга тиеш. Бәлки, ул бардыр, мин генә белмимдер...

- Татарча иҗат белән баеп буламы? Җыр сүзләрең өчен авторлык гонорары аласыңмы?

- Соң, ул гонорар бит авторлар җәмгыятен тотуга китә. Шуннан артканы – безгә. Тегеләрдән бик артмый да бугай. Ул җырларны тыңлаган һәрбер кеше бер сум гына бирсә дә мин инде күптән миллионер булырга тиешлемен. Татарча иҗат белән баеп булмыйдыр. Минем иңглиз телендә китап чыгарып карыйсым килә. Баер өчен дә түгел, ә тормышны көйләр һәм уйланган проектларны чынга ашырыр өчен. Әлегә юньле тәрҗемәче таба алмыйм.

- Татарның эшенә дәүләт бармагын гына тыкса да - ул нәрсә үле туа. Миллионнар түктеләр - татар киносы тумады, миллионнар түктеләр - “татар социаль челтәре” дигән нәрсә тумады да... Ә бит ул акчаларны шул интернетта, гәҗитләрдә “татар, татар” дип улаган татарлар ала... Ала - һәм эшләми. Нигә алай ул? Нигә дәүләт үзе шундыйларны сайлый эш өчен?

- Миллионнарны түгәләр генә шул, ә эш өчен тотмыйлар. Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: “Татар киносын булдырасыгыз килсә, акчаны Нурания Җамалига бирегез!” Ул ханым бит өч тиенлек бюджет белән күпме фильмнар эшләде! Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат”ы гына ни тора! Кулына ул миллионнарның бер өлеше генә эләксә дә Нурания ханым искиткеч фильм төшерә алыр иде. Талантларны вакытында күрә белергә кирәк. Күрә белү генә аз – вакытында куллана белергә кирәк.

Әлбәттә миллионнар янында намуслы булып калу авыр, диләр. Шуңа күрә, һәр өлкәдә үз эшен белеп һәм яратып башкарган кешеләрне генә җаваплы итеп куярга кирәктер. Эшен яраткан кеше акчаны җилгә җибәрмәячәк, үз кесәсенә дә салмаячак. Чөнки ул белә: бүген эшкә салган бер сум аңа иртәгә “честно заработанный” ике сум булып кайтачак.

Син әйткән эшләрдә дәүләт бит бармагын гына тыкмаган, миллионнарын тыккан. Дәүләт акчасы – ул синең белән минем акча, тагын фәлән миллион халыкныкы. Шул акча белән идарә итәргә дип без кемнәрнедер сайлап куйганбыз икән, алардан таләп итә дә белергә тиешбездер. Ну, монсы инде демократик фантастика өлкәсеннән...

-Син мәктәптә ничегрәк укыдың? Нинди билгеләргә дип әйтүем?

- Әйбәт укыдым. Бигрәк тә, математика белән химиядән. Әдәбиятны укымадым, аны мин болай да белә идем...

-Иртәгә Татарстан белән Башкирияне кушып куйдылар ди...Шундый хәл булса,ул яңа берләшмәнең беренче берничә аен тасвирлап бир әле фантазияңне җигеп.

- Ә ни өчен Башкирия? Башкортостан! Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.

Белмим монда нәрсә әйтергә дә. Ничек кушылалар бит... Әгәр ул кушылу Россия тарафыннан икән – мондый хәл була алмый. Әгәр ике Республика үзара килешеп кушыла икән... Монда инде, иң беренче чиратта, башкортларның ихтыяҗын күз уңында тотарга кирәк. Алар болай да аз калып бара һәм бу кушылу аларның йотылуына юл куярга тиеш түгел. Киресенчә булганда, бу милләт ара болганышлар китереп чыгарачак. Ә дустанә мөнәсәбәтләр сакланган очракта, бу бик яхшы күренеш булыр. Фантазияга бирелеп утырасым килми, тик шуны гына әйтә алам: башкот белән татар уртак тел табалар икән, бу инде ике Республика бергә кушылмаган хәлдә дә - зур нәрсә. Ләкин Үзәк моңа теше тырнагы белән каршы булачак.

- Синең Тукай премиясе аласың киләме? Хәзер бит аның күләме арткан диләр... Бер санап караган идем, шул ук республика асрый торган футбол-хоккей командасының  бер еллык кына бюджетын Тукай премиясе итеп таратсаң да, язучыларга гына түгел,район гәҗитләренә ике генә “заметка” язган бөтен кешегә дә премия итеп өләшергә җитәр иде. Нигә дәүләт шулай итми дип уйлыйсың?

- Аласы килә. Дәүләт премисе – уен түгел. Бу инде әдәбиятта берни аңламаган һәм татарча бер китап та укып карамаган чиновниклар да сине “признавайт итә” дигән сүз. + 500 мең. Кемнең аласы килмәс?! Тик аны миңа бирмәячәкләр. Ә артыннан йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Ходай биргәндә, язылганда – язып калырга кирәк. Калганы – ерунда. Минем инде үз исемем дә үзем өчен җитә. Һәм мин хөкүмәт язучысы түгел.

Ә футбол-хоккей... Бу хакта артык таралып китеп сөйләшергә теләмим. “Китап” дигән роман бар минем. Шунда барсы да ачык тасвирланган. Спорт бүген халыкка түгел, ә хөкүмәткә хезмәт итә. Массакүләм спорт халыкны берләштерә, аны массага әйләндерә. Масса белән идарә итү җиңел. Ә идарәне җиңелләштерү коралы өчен хөкүмәт теләсә-нинди акчалар түләргә әзер.

- Дингә карашың ничек синең?

- Мин Ходайны жәллим. Безнең диндарлар аны җигәләр.

- Син Казанга килгәч язучылар берлеге члены булдың бугай. Анда член булу язучы кешегә ни бирә?

- Үзеңне простой түгел, ә рәсми член итеп тоярга мөмкинлек бирә. Анда хәзер без өч йөздән артык диләр. Эшләмәгәннәре дә бар... Ә мин язучылар союзының яхшы эшли торган члены...

- Иң даһи, иң укылышлы татар китабы күпме тираж  белән тарала ала дип уйлыйсың? Теориядә,әлбәттә...

- Бу сорауга озак җавап бирермендер... Әрнүгә бастың...

Мин теоретик түгел. “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте мине электрон китаплар белән шогыльләнергә мәҗбүр итте. Аны интернеттан гына ун меңгә якын сатып алдылар. Бу минем беренче повестем һәм интернетка чыгарган күләмле татар әсәрләренең дә беренчесе иде. Аннан соң язылган “Сагындым. Кайт инде...” повестенә беркемнең дә исе китмәде. Минем иҗат янында ниндидер тынлык урнашты. Ә “Бердәнбер һәм кабатланмас” романын интернеттан унҗиде меңнән артык кеше сатып алды. Татарстан китап нәшриятында ул биш мең тираж белән чыкты, күпме сатылганын әлегә әйтәлмим.

Ну, биш меңне дә теләсә кемгә бирмиләр. Мин бары тик Нәбирә Гыймадетдинованың гына җиде мең данәдә чыгуын хәтерлим. Ул күпләрнең яраткан язучысы, сюжетларны бик оста кора, әсәрләре детектив кебек укыла. Бер кимчелеге бар – ир-атларны белми, аның бөтен ирләре дә картонный персонажлар. Ләкин китапны укыганда ул хакта уйламыйсың... Һәм мистика... Нәбирә татар әдәбиятында минем иҗатыма иң якын язучыларның берсе.

Картонлык (Катырка персонаж) бер аның гына гаебе түгел, татар әдәбиятында тулы канлы персонаж тудыра алу – бераз проблема. Моны Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләжев һәм, әлбәттә, Мөхәммәт Мәһдиев кына бөтен тулылыгында эшли алалар иде. (Аларның төп герое гына түгел, ә һәр персонажы үз язмышы белән яши ала. ) Болар бит инде бөтен дөнья аренасына курыкмыйча чыгарырлык талантлар.

Зифа Кадырова бар. Бу ханым – чын мәгънәсендә феномен инде. Язганнары минем өлкә түгел, мин корырак стилле, кискен характерлар белән эш итә торган язучы. Шулай да укып чыктым язганнарын.

Әмма күңел ашкынуы бар, үзе күргән-кичергәннәрне башкалар белән дә уртаклашу теләге... Ну, шундый ситуация: сине күрше апа туктата да сөйли башлый... Башта син сәгатькә карап-карап аласың, аннан соң вакыт үлчәме югала... Һәм син тулысы белән аның хөкеменә каласың... Һәм мин Зифа феноменының серенә төшендем дә шикелле. Ул үзе күргән, үзе белгән тормышны үз мөмкинлегенчә сурәтли. Һәм ул күргән тормыш белән мин белгән тормыш – уртак. Ул әдәбиятны бик нык белмәсә дә тормышны белеп яза. Ул кабинетларда әдәбият теориясын өйрәнеп һәм шуны әсәрләрендә кулланырга тырышып утырган кешеләрдән миңа күпкә якынрак. Менә шушы уртаклык укучы белән язучыны бербөтен итә. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Тагын шуны да әйтергә кирәк, Зифа статик күренеш түгел, ул әсәрдән әсәргә үсә бара. Һәм аны яраталар. Һәм ул популярлык буенча мине дә узып китте...

Галимҗан Гыйлман